Кичә Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Эльмира Шагаева җитәкчелегендәге балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия Нурлат агар техникумында күчмә утырыш уздырды.
Кичә Пенсия фонды идарәсенең Нурлат шәһәрендәге (районара) бүлеге Россия банкы Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Белем бирү ресурслары конструкторы оештырган финанс грамоталылыгы буенча Икенче Бөтенроссия зачетында катнаштылар.
Бүген Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда Россиядә эшмәкәрлек көне кысаларында Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы каршындагы Эшмәкәрлек буенча Совет утырышы узды.
Нурлатта ягу сезонына әзерлек кысаларында материаллар сатып алуга сатып-алулар оештырылды һәм үткәрелде. Кирәкле материаллар белән комплектацияләү буенча эшләр алып барыла, 16 мини-котельняга проект документациясе эшләүгә документлар әзерләнә һәм башка эшләр башкарыла.
Ике торбалы җылылык челтәрләренең озынлыгы 34.3 километр тәшкил итә.
Ягу сезонына әзерлек кысаларында Нурлат районы башкарма комитеты 2019-2020 елларның ягу сезонына торак фонд һәм социаль-мәдәни объектларны әзерләү буенча чаралар планын раслады.
«Нурлатнефть» НГДУсында ел саен традицион һөнәри осталык конкурсы үтте. Биредә нефть һәм газ чыгару, ППД, ППН звенолары һәм электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар үз осталыкларын күрсәттеләр.
Бүген, 28 майда, Россиядә Чик сакчылары көне билгеләп үтелә.
Нурлатта да Чик сакчылары аллеясе бәйрәм чараларының үзәгенә әверелде. Чик сакчылары иртәдән, формаларын киеп, бирегә үз тормышларын илебез чикләрен саклауга багышлаган нурлатлылар белән очрашу һәм инде якты дөньядан киткән иптәшләре турында хәтер яңарту өчен җыелдылар. Тантаналы митинг котлаулар, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән улын югалткан 87 яшьлек тыл хезмәтчәне Мария Федоровна Вырдинаның чыгышы исә күпләрнең күңелләрен тетрәндерде. Ул үзенең рәхмәтләрен шигырь юллары аша җиткерде.
Бүген, 28 майда, Урта Камышлыда яшәүче Екатерина Ивановна Тимофеева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген, 28 майда, ТР Министрлар Кабинетында Ведомствоара координацион совет утырышы үтте.