Бүген, 28 майда, Россиядә Чик сакчылары көне билгеләп үтелә.
Нурлатта да Чик сакчылары аллеясе бәйрәм чараларының үзәгенә әверелде. Чик сакчылары иртәдән, формаларын киеп, бирегә үз тормышларын илебез чикләрен саклауга багышлаган нурлатлылар белән очрашу һәм инде якты дөньядан киткән иптәшләре турында хәтер яңарту өчен җыелдылар. Тантаналы митинг котлаулар, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән улын югалткан 87 яшьлек тыл хезмәтчәне Мария Федоровна Вырдинаның чыгышы исә күпләрнең күңелләрен тетрәндерде. Ул үзенең рәхмәтләрен шигырь юллары аша җиткерде.