Бүген, 30 майда, Гыйматдинов урамында 17.00 дән 19.00гә кадәр «Тоннель» операциясе узачак.
24 майда Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегендә мобилизация планлаштыруы һәм гражданлык оборонасының торышын тикшерү үтте.
Бүген 8нче мәктәп һәм “Ледок” спорт мәктәбе спорт мәйданчыкларында 2004 елгы һәм аннан кечерәк кызлар командалары арасында мини-футбол ярышлары үтте.
Игелекле традицияне дәвам итеп, бүген “Легенда” хәрби-патриотик клубы активы сугышта хәбәрсез югалган фронтовикларның гаиләләренә извещениеләр тапшырды.
Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган “Яшь һөнәрмәннәр” VII Илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.
Бүген Нурлат районында иң яхшы машина белән саву операторлары һәм көтүне яңарту технологларының район конкурсы үтте. Иң яхшы сыер савучы исеменә “ИРС” хуҗалыгыннан Елена Васильева лаек булды. Иң яхшы технолог исеме “Восход”тан Павел Старковка бирелде.
Нурлат районы җирлегендәге Бөтендөнья Татар Конгрессына караган "Ак калфак" оешмасы белән берлектә Нурлат районындагы балалар бакчаларында узачак "Татар кызчыгы" һәм "Татар малае" бәйгесенә старт бирелде. Милли җанлы татар балаларын тәрбияләүдә бик мөһим роль уйнаган бу бәйгене, быел мәктәпкә барачак балалар белән саубуллашу көне уңаеннан әзерләнгән бәйрәм тантанасы белән берләштереп һәм районда беренчеләрдән булып Нурлатның 5 нче номерлы бакча-мәктәбе (тәрбиячеләре Зөлфия Каюм кызы Хөснетдинова һәм Гыймадиева Ильмира Равил кызы) башлап җибәрде.
Бүген, 29 майда, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда Түбән һәм Иске Чаллы мәктәпләре укучылары өчен Батырлык дәресе узды.
Кичә Казан дәүләт медицина университетының актлар залында медицина оешмалары вәкилләренең беренче һәм икенче уку елын үтүче ординаторалар белән очрашуы узды.
Шул көннәрдә Яңа Чишмәдә ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Спартакиадасының сайлап алу ярышлары үтте. Анда Нурлат командасы призерлар арасына керде.