Нурлатта “Татар малае” һәм “Татар кызчыгы” ачыкланачак

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Нурлат районы җирлегендәге Бөтендөнья Татар Конгрессына караган "Ак калфак" оешмасы белән берлектә Нурлат районындагы балалар бакчаларында узачак "Татар кызчыгы" һәм "Татар малае" бәйгесенә старт бирелде. Милли җанлы татар балаларын тәрбияләүдә бик мөһим роль уйнаган бу бәйгене, быел мәктәпкә барачак балалар белән саубуллашу көне уңаеннан әзерләнгән бәйрәм тантанасы белән берләштереп һәм районда беренчеләрдән булып Нурлатның 5 нче номерлы бакча-мәктәбе (тәрбиячеләре Зөлфия Каюм кызы Хөснетдинова һәм Гыймадиева Ильмира Равил кызы) башлап җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International