ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Изге Рамазан аеның соңгы көннәренең берсендә – узган шимбәдә Салдакай авылында Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллинның ифтар мәҗлесе үткән. Ул авылның яңа төзелгән клубында оештырылып, 62 кешене җыйган.

2019 елның 5 июненнән 19ына кадәр Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге балалар ялы буенча кайнар линия үткәрә.

Бүген, 4 июньдә район һәм шәһәр мөселманнары Ураза бәйрәмен билголәп үтәләр. Бу уңайдан барлык мәчетләрдә дә Гает намазлары укылды

Бүген, 4 июньдә билгеләп үтелә торган Ураза гаете уңаеннан Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны котлап, теләкләрен җиткерде.


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Кичә, 2 июньдә, “Спорт” паркы стадионында “Факел” фөтбол буенча ТР Беренчелегенең икенче лигасында беренче уенын үткәрде. Беренче уен Ютазының “Әпсәләпов” командасы белән үтте.

Нурлат районының иң яхшы 16 хезмәтчәне төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар. Аларны район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов тапшырды.

Нурлатта Ураза бәйрәме вәгазе 6.30да, Гает намазы 7.00дә үтәчәк. Ә авыл мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыгып 30 минут үткәннән соң яки мәхәллә халкы карары белән билгеләнгән вакытта укыла.

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне эшләми торган ял көне булып исәпләнә. Шулай ук 4 июньдә Ураза гаете уңаеннан да татарстанлылар ял итәчәк.


2
июнь, 2019 ел
якшәмбе

3 июньнән 28енә кадәр Нурлат районының Гостехнадзор бүлеге “Трактор-таккыч” профилактик операциясе үткәрә.


1
июнь, 2019 ел
шимбә

Бүген якташлары һәм туганнары авторның 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада язучы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Федор Савгачевның тормыш һәм иҗат юлыннан иң якты сәхифәләрне барладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International