– Ифтар мәҗлесенә авылның мөхтәрәм картларыннан тыш, яшьләрне, хәтта балаларны да чакырдык. Бу аларны хак дингә тарту, кечкенәдән үк өлкәннәр мисалында мөселман йолаларын белеп, хөрмәт итеп үссеннәр өчен эшләнде, – диде Хасибулла Хәбибуллович.
Башта барысы да авыл мәчетендә имам Фоат Хуҗахановның вәгазен тыңлаганнар, бергәләшеп намаз укыганнар, аннан соң авыл уңганнары Динә Йосыпова, Ләйсән Миндубаева һәм Румия Мифтаханова көче белән әзерләнгән мул өстәлләр артына утырганнар. Мәҗлесне авыл имамы алып барган һәм Рамазан ае, Ураза, ифтар хакында сөйләгән.