Кичә, 5 июньдә, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә адвокат Екатерина Малярова кабул итү үткәрде.
Нурлатның яшь гимнасткалары спортта чираттагы уңышларын яуладылар. Алар Балаларны яклау көне уңаеннан Мәскәүдә нәфис гимнастика буенча үткән ачык турнирда яңа җиңүләргә ирештеләр.
Җәйнең беренче көннәрендә районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүчеләр “Эколята-дошколята” табигатьне саклау акциясенә кушылдылар.
Быел күпләр яратып өлгергән “Уяв” чуваш милли мәдәнияте бәйрәме тыйнаграк масштабта, район күләмендә билгеләп үтеләчәк.
2019 елның 1 июненнән Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе башланып китте. Аңа быел да нурлатлылар зур активлык белән кушылырга ниятли.
Педагоглар Гүзәл Шәфыйкова һәм Илгизә Сафиуллина сабыйлар өчен табигать дөньясына «Табигатьне коткарыйк” квест-уены рәвешендә сәяхәт оештырдылар.
Нурлат аграр техникумы студентлары “Яшь һөнәрмәннәр” илкүләм чемпионаты финалында уңышлы чыгыш ясадылар.
3 июньдә “әкият” балалар бакчасында “эколята – табигать дуслары ёщм сакчылар” дип атлаган чара ътте. Анда щкйит герйолары тщрбияче Наталья Никитина җитәкчелегендә балаларга табигатьне саклау кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Нурлат районы территориясендә Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрында хокуклары теркәләмәгән күчемсез милек объектлары һәм җир участокларына инвентарьлаштыру үткәрелә.