ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген, 21 июньдә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл территорияләрен үстерү һәм фермерларга ярдәм буенча Бөтенроссия онлайн-киңәшмәсе үтте. Анда нурлатлылар район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә катнаштылар.

Безнең “Башаккай” балалар бакчасында экологик-чистарту эшләре икеайлык кысаларында гына түгел, ел әйләнәсе дәвам итә.

2019 елның 27 июнендә “Карл Маркс урамын төзекләндерү” темасына өстәмә җәмәгать тыңлаулары үткәреләчәк. Тыңлауалар 14.00дә башлана.

Якшәмбе көнне нурлатлылар Казан Сабантуенда катнашачаклар. Якташларыбыз Мирный бистәсе Каенлыгындагы бәйрәмне күтәрешәчәк.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе делегациясе бүлекчә секретаре Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә төбәк бүлекчәсенең 30нчы конференциясендә катнаша.

Бүген, 20 июньдә, “Заречный” лагеренда беренче смена ябылды. 3 июньнән башлап анда 60 бала ял итте.

Бүген, 20 июньдә, район Советының кече залында хокук саклау органнары вәкилләре, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, “Форпост” үзәге, балаларны сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчеләре видеорежимда хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнаштылар.

Бүген, 20 июньдә, тыл хезмәтчәне Минниса Әхмәдулла кызы Әһлиуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген, 20 июньдә, Нурлат шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Мәрьям Имам кызы Фәрхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән аны район Советы аппараты җитәкчесе Михаил Белов котлады.

Бүген Нурлат телевидениесе эфирында Кәкре Атау авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Тукай районында эшләүче уңышлы фермер Минталиб Миңнеханов турында видеофильм күрсәтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International