22 июнь көнне Нурлат районы халкы 20.00дән 21.00гә кадәр “Хәтер шәме” акциясенә кушылачаклар.
Якшәмбе, 23 июнь көнне, Нурлат мәктәпләре укучылары өчен чыгарылыш кичәләре узачак.
Бүген, 19 июньдә, Медицина хезмәткәрләре көне кысаларында Нурлат район үзәк хастаханәсе табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлары һәм техник хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Нурлат районының унберенче сыйныф укучылары БДИ буенча нәтиҗәләрен ала башлады. 100 балл туплаучы беренчеләр дә билгеле инде. 2нче мәктәп укучысы Юлия Трубкина рус теленнән 100 балл туплаган.
Бүген, 19 июньдә, Нурлат районында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә “ТРда кооперацияне үстерү буенча компетенция үзәге” белгечләре белән очрашу үтте.
Нурлат якташлыгы җәмгыяте әгъзалары Нурлат районындагы гына түгел, Татарстанның башка шәһәр, авылларында үткән чараларда да актив катнаша. Узган атна азагында Тәтеш районында үткән традицион “Әтрәч укулары” да нурлатлылар катнашында узган.
Бүген, 19 июньдә, район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов җитәкчелегендә республика программаларына кертелгән объектларда эшләрнең барышы буенча киңәшмә үтте.
20 июньдә Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль иадрәсе 14.00дән 16.00гә кадәр эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне узачак.
Нурлат шәһәренең Карл Маркс урамында реконструкция эшләре алып барылу сәбәпле, 31 августка кадәр тротуарларда җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк. Шәһәр җитәкчелеге җәяүлеләрне игътибарлы булырга һәм эшләр алып барыла торган тотып алынган участокларны урап узарга чакыра.
Бүген «Нурлатнефть» НГДУсында, матур традиция буенча, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов ятим балаларга “Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагерена юлламалар алуга сертификатлар тапшырды.