Нурлат районының “Башаккай” балалар бакчасы коллективы экологик акция үткәрде

2019 елның 21 июне, җомга

Безнең “Башаккай” балалар бакчасында экологик-чистарту эшләре икеайлык кысаларында гына түгел, ел әйләнәсе дәвам итә. Әле узган атнада гына районыбызның иң ямьле табигать почмакларыннан саналучы Үрнәк чишмәсе территориясендә экологик акция оештырдык – ташлап калдырылган чүп-чарны җыештырдык, чүп үләннәрен утадык, ял итү урыннарын тәртипкә китердек. Коллективыбыз белән бердәм булып тырыш хезмәт куюыбыз нәтиҗәле булды, изге чишмә территориясе ямьләнеп, төзекләнеп калды. Димәк, бирегә чишмә суыннан авыз итәргә һәм ял итәргә дип килүче нурлатлылар һәм район кунаклары күңелләренә чын-чынлап ял алачаклар. Күмәк эштән соң үзебез дә

самавырларда чишмә суын кайнатып чәйләр эчтек. Һәм июль аенда бирегә янә килергә дип килештек. Икенче юлы инде буяулар һәм пумалалар алып барачакбыз.

Нурзия Фәтхетдинова, Айнур Бадыйгина, “Башаккай” балалар бакчасы тәрбиячеләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International