21 июль көнне Түбән Нурлатның әрәмәлегендә 3нче тапкыр Тямаев-фест бәйрәме узачак. Аның хуҗасы-ТРның атказанган артисты Фирдүс Тямаевтан быелгы бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сораштык.
-Быелгы бәйрәмнең максатын мин башка еллардагыдан үзгәрәк куярга булдым әле,-дип башлады сүзен Фирдүс.-Иң беренче чиратта авыл халкын күтәрерлек, берләштерерлек, аларга ял да, ниндидер реаль файда да бирерлек бәйрәм итәсем килде. Рәхмәт, командам мине дөрес аңлады һәм берсүзсез хуплады.Берүзең генә башкарып чыгып булмый бит мондый колачлы эшне.
Әле бит аның эше алдагы еллардагыдан да күбрәк килеп чыккан быел. Дөресрәге, әлеге дә баягы төп максаттан туган алары. Иң зурысы- авылдан әрәмәлеккә туры үтү өчен күпер-басма салынган. Хәзер бәйрәм кунакларына кыр өстеннән мәйданга узасы түгел, машиналарын калдырып, җәяүләп басма аша барасы булачак.Рәхмәт, күпер чыгымының яртысын ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев күтәрешкән. Бу авыл халкы өчен үзе дә зур бүләк бит инде! Һәм бердәнбер түгел. Авыл читендәге күлне дә көмеш сулы итеп чистартып куйганнар алар. Хәзер әнә мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара икән. Сәхнәсе, көрәш мәйданы, уен мәйданчыклары, сәүдә нокталарына урыннар- барысы да йөз кызартмаслык булырга тиеш дип тырышалар алар. Быел 20ләп артист (аларның да иң популярлары!), 200ләп сәүдә ноктасы,чама белән 15 меңләп кеше булыр дип торалар. Көрәштә дә 4 категория буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, аларны 4 тәкә көтә, ди. Арада авыл батыры да ачыкланачак. Гомумән, Түбән Нурлат халкы сәләтен күрсәтәчәк бу көнне: 30лап бала бик тырышып парадка чыгарга, осталар кул эшләре күргәзмәсенә әзерләнәләр.Шулай итеп, Фирдүс максатына хәзердән үк өлешчә ирешкән: авыл халкы кунак көткән йорт хуҗаларыдай урамнарны чистартканнар, баганаларны буяганнар, зират өсләрен тәртипкә китергәннәр. Тямаевның әле килгән мәртәбәле кунакларны авыл инфраструктурасын үстерүгә җәлеп итәргә дә өмете юк түгел. Насыйп булсын! Һәрхәлдә, халыкка рухи ял, җыр-моң бәйрәме бүләк итү кебек игелекле башлангычы эчтәлеген баета, максатын үстерә, колачын киңәйтә бара Тямаевның. Нәкъ үз популярлыгы кебек. Ә бәлки, әнә шул гамәлләре юл ачадыр да аның уңышларына?
Сезнең бу бәйрәмне күреп, үз нәтиҗәгезне ясау мөмкинлегегез бар!