Кичә район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов өч мең тонна чиген узган комбайнчыларга сертификатлар тапшырды. Болар - Әнәс Сәлахов, Роберт Абдрахманов, Виталий Богданов һәм аларның ярдәмчеләре.
30 август – Республика көнендә Нурлатның төрле парклары, скверларында бәйрәм чаралары узачак.
Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советы утырышында катнаша. Ул шулай ук «Ворлдскиллс» чемпионаты мәйданчыкларында да булды.
22 августта Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында муниципаль социаль-тернәкләндерү комиссиясе утырышы булды.
Бүген “Грани” мәдәни күңел ачу үзәгендә Булат Мирзагалимов белән Дамир Мөхәммәтҗанов Нурлат яшьләре өчен мастер-класс үткәрделәр.
Кәкре Атауда кош-корт үстерүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Сәгыйровлар гаиләсендә дә 50шәр баш каз һәм үрдәк үсә быел.
Бу ял көннәрендә Яңа Чишмә районында үткән чуваш халык иҗатының “Уйнагыз, гармуннар” фестиваль-бәйгесе үтте. Анда Нурлат гармунчылары да катнашты.
Поселокта яшәүчеләр яшьләрнең өмәгә чакыруына сүз белән түгел, эш белән кушылдылар.
Шул көннәрдә Нурлат районында “Бердәм Россия”нең мобиль кабул итүе эшләде. Көн дәвамында 15ләп гражданнан 20ләп наказ кабул ителде.
“Шәһәрнең мәдәни мохиты” проекты кысаларында күңелле ишегалды уеннары дәвам итә. Шимбә көнне оештыручылар Кариев һәм Халиков урамнарында яшәүчеләр өчен бәйрәм оештырдылар.