Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

22 августта Алексеевск районының «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында муниципаль социаль-тернәкләндерү комиссиясе утырышы булды. Анда Нурлат районы белгечләре дә катнашты - балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Ганиева, опека һәм попечительлек бүлеге белгече Екатерина Аленочкина, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Инга Садовникова. Әлеге приюттагы балигъ булмаган балалар, аларның әти-әниләре белән эш тәртибе, яшәү шартларын яхшырту турындагы мәсьәлә каралды. Ата-аналар белән берлектә белгечләр балаларны туган гаиләсенә тизрәк кайтару өчен тернәкләндерүнең оптималь траекториясен төзи алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International