29 августта Нурлат районара тикшерү бүлеге бинасында Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы И.Г.Мәссалимов кабул итү үткәрәчәк.
Кичә Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итү үткәрде. Анда Якты Күлдән Илсур һәм Дания Абдуллиннар гаиләсе дә катнашты.
Бу көннәрдә Нурлат шикәр заводында яңа сезонга соңгы әзерлек эшләре бара.
Аксумлалы Владимир Туймышев – “Өлкән буын” федераль проектының “Демография” илкүләм проекты кысаларында өстәмә һөнәр алучыларның берсе.
Мамык авыл җирлегендә төрле республика программалары кысаларында эшләр алып барыла. Мисал өчен, бу көннәрдә Бутаиха поселогында суүткәрү системасы төзелеше буенча проект эшләре алып барыла.
23 августта “Ратный сбор” палаткалы лагеренда хәрби-патриотик өйрәнүләр узучы 19 курсант парашюттан сикерү буенча әзерлек үттеләр.
Шул көннәрдә Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары буенча һөнәри соталык чемпионаты ачылды, анда нурлатлылар да катнашты.
Район хуҗалыкларында көзге чәчү дәвам итә. Бүгенге көнгә 4600 гектарда чәчү үткәрелгән, бу барлык мөйданнарның 29 проценты.
Бүген, 24 августта, Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә тренер-укытучы Вячеслав Лобовның төрле еллардагы шәкертләре очрашты.
Бу көннәрдә Нурлат районы басуларында кызу эш чоры: барлык хуҗалыкларда да актив рәвештә урып-җыю эшләре бара.