ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Кичә, 15 апрель көнне, ветеран үзешчән башкаручылар арасында үткәрелгән “Балкыш” (“Сияние”) район конкурсында быел барлык мәдәни учреждениеләрдән 31 номер тәкъдим ителде. 
“Төзекләндерү-5” җәмгыяте Җиңү бәйрәменә кадәр шәһәрнең Дан аллеясы территориясендә, үзәк мәйданда, кайбер урамнарда шулкадәр чәчәк үсентесе утыртырга җыена.
Бүген-иртәгә районда гражданнар оборонасы транспорт службасы  белән махсус өйрәнүләр уза. Аның темасы гражданнар оборонасы транспорт службасын тыныч вакытта сугыш шартларына күчерүгә багышланган. Бу чара тулаем республика буенча да бара.

Узган җомгада пенсионерлар берлеге Советының район бүлекчәсе рәисе Разия Садретдинова һәм ветераннар Советы җитәкчесе Евгений Савинов Казанда узган “Түгәрәк өстәл”дә катнашып кайттылар.  Ветераннарның республика иҗтимагый оешмасы Советы үткәргән сөйләшүдә Россиядә пенсия системасын камилләштерү буенча кабул ителгән федераль законнар турында сүз барган.
Киекле урта мәктәбе укучылары уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытчысы Индира Әхмәтвәлиева җитәкчелегендә ике укучы шул арадагы гына төрле дәрәҗәге дипломнарга ия булганнар.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә Валентина Тяжова җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар хоры 9 апрельдә Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге яшь музыкантлары арасында үткән конкурста I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Бүген Лениногорскида унынчы мәйданчыкта узучы “Бердәм Россия”нең партия эчендә якынча тавыш бирү чарасында Нурлаттан 70 кешелек делегация катнаша.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
11–13 мартта ТР хоккей Федерациясе беренчелегенә 2006нчы елгы малайлар командалары арасында Зәй шәһәрендә үткәрелгән турнирда “Ледок” командасы III урынга чыкты. 
Шимбә көнне басуга беренчеләрдән булып  “Сөләйманов Ә.И” КФХсы хезмәтчәннәре чыкты, алар уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыралар. Шул ук көнне эш башлаган  “Агро-Развитие”леләр  күпьеллык үләннәрне тукландыру белән мәшгуль. Бу эшкә акрынлап районның башка хуҗалыкларында да керешеп киләләр,  бүген, мәсәлән,  “Южная” АФ ОООсында шулай ук уҗымнарны тукландыру эшен башламакчылар.


13
апрель, 2014 ел
якшәмбе
Бүген, 13 апрельдә Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров, шәһәр һәм район  башкарма комитетлары җитәкчеләре Әсхәт Габдуллин һәм Нәгыйм Сафиуллин, кайбер службалар вәкилләре белән берлектә, шәһәр эчендәге юлларның торышын, Якты Күл, Киекле, Кизләү авылларындагы төзелеш объектларын карап чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International