Киекле урта мәктәбе укучылары уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Киекле урта мәктәбе укучылары уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытчысы Индира Әхмәтвәлиева җитәкчелегендә ике укучы шул арадагы гына төрле дәрәҗәге дипломнарга ия булганнар. Яр Чаллы шәһәрендә  узган “Гаилә учагы” дип аталган иҗади гаиләләр проекты республика конкурсыннан мәктәпнең 1нче сыйныф укучысы Айсылу Әхмәтвәлиева III дәрәҗә дипломга ия булган.  9нчы сыйныф укучысы Алмаз Вәлиев Россия Федерациясе күләмендә үткәрелгән фәнни эшләр интернет конкурсында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге сертификаты белән бүләкләнгән. “Казан арты татарларының традицион культурасы” дип аталган конкурс гомуми мәктәп укучылары һәм махсус урта белем бирү  студентлары арасында Мәдәният елына багышлап үткәрелгән. Алмазның чираттагы уңышы Яр Чаллы шәһәрендә узган 7нче төбәкара фәнни конференциясеннән. Ул анда “Тарих” секциясендә катнашкан.  Россия  ислам университеты, Диния назәрәте һәм Бөтендөнья татар когрессы башкарма комитеты белән берлектә үткәргән фәнни  тикшерү эше өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International