Район башлыгы шәһәр юллары торышын, кайбер төзелеш объектларын карап чыкты

2014 елның 13 апреле, якшәмбе
Бүген, 13 апрельдә Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров, шәһәр һәм район  башкарма комитетлары җитәкчеләре Әсхәт Габдуллин һәм Нәгыйм Сафиуллин, кайбер службалар вәкилләре белән берлектә, шәһәр эчендәге юлларның торышын, Якты Күл, Киекле, Кизләү авылларындагы төзелеш объектларын карап чыкты. 
Делегация иң элек шәһәрнең К.Маркс, Гагарин, Гыйматдинов, Пушкин, Совет урамнарында булды, һәм биредәге юлларга ремонт ясау мәсьәләсе турында урыннарда ук фикер алышынды. Равил Кузюров шикәрчеләр һәм тимер юлчылар бистәсендәге юлларны ремонтлау мәсьәләсендә дә үз күрсәтмәләрен бирде. Биредәге урамнар арасында юл өзеклеге булмасын, алар үзара бәйләнешле булырга тиеш, диде ул. Ә шикәрчеләр бистәсендәге Ленин урамының бер километр озынлыктагы юл участогына өр-яңадан асфальт җәяргә карар кылынды. Бу эшне, шулай ук шәһәрдәге чокыр ремонтын Нурлат автоюллар идарәсе башкарачак. НУАД җитәкчесе Фидаил Садыйков барлык эшләрне дә вакытында башкарырга вәгъдә бирде. “Төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан финанслау булачак, ә барлык участоклардагы төп эшләрне быелның 1 сентябренә төгәлләргә кирәк”, – диде Равил Әфраимович.
Аннан делегация Якты Күл авылында төзелеп килүче мәдәният йортындагы эшләрнең барышын карады. Биредә бүген бәпкәләр күтәрү эше белән мәшгуль иделәр, тиздән түбә ябуга керешмәкчеләр – моның өчен профнастил кайтарганнар инде. Төзелешнең подрядчысы – “Перспектива” җәмгыяте җитәкчесе Әнис Гайнуллин да мәдәният йортын файдалануга тапшыруна озак сузмаска вәгъдә итте. Мрашрутның соңында Равил Кузюров Киекле авыл җирлегендәге участок уполномоченные өчен төзелүче йорт һәм балалар бакчаларындагы эшләрне карап чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International