ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә “Южная” агрофирмасы Киекле авыл җирлеге белән бергә өч авылда юл кырыйларын чүпләрдән арындыра. Моннан тыш, җирлектә амброзиягә каршы көрәш эше дә башланган. Җирлек  Советында хәбәр итүләренчә, әлеге карантинлы чүп үләнен гербицид белән юк итәләр икән.
Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музее Бөек җиңүнең 70 еллыгына республикада чыгарылачак тыл батырлары турында китапка материаллар туплый. Нурлат районыннан әлеге китапка 13 меңләп кеше турында мәгълүматны 1 сентябрьгә кадәр биреп бетерергә  кирәк. 
Якын көннәрдә Вишевая Поляна һәм Әхмәт авылларында заманча модульле-акушерлык пунктлары төзү эшенә керешәчәкләр. 
Татарстан ГТО нормаларын сынап караучы төбәкләр исемлегенә кертелгән.

Бу көннәрдә Бикүле авылы зиратларында янә эш кайный, бу юлы авыл халкы зират территорияләрендәге биек үләннәрне чабу белән мәшгуль, эшләрне Гает бәйрәменә кадәр төгәлләргә исәплиләр. Зиратларның төзеклеге һәм андагы тәртип мәчет картлары һәм авыл җирлеге башкарма комитетының даими контролендә, бу эшләрдә дә алар башлап йөргән. Авылда өч зират исәпләнә, аның икесе авыл территориясендә булса, берсе читтәрәк урнашкан. Җирлектә алга таба зиратларның коймаларын тимердән тотарга дип тә планлаштыралар.

“Татарстан–Яңа гасыр–Татарстан–Новый век” республика иҗтимагый хәрәкәтенең  Нурлат бүлеге киңәйтелгән утырышында көн тәртибенә куелган әлеге мәсьәлә катнашучыларны битараф калдырмады. 

Узган атнадан мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 14 кеше аграр техникум базасында  “С” категорияле машина йөртүче һөнәренә укый башлады. 
Күп елларга сузылган “йокыдан” соң, ниһаять, Нурлат футболчылары республика мәйданында үз көчләрен сынамакчы. Безнең команда ТР беренчелегенең II лигасында “АТП-Факел” исеме астында чыгыш ясый. 


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Узган атнада ТРда кеше хокукларын яклау буенча уполномоченныйның Нурлат районындагы ярдәмчесе-омбудсмен Идрис Кәримов Екатеринбург шәһәрендә урнашкан Елань уку үзәгендә булып кайтты. 
Быел «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале 27-30 июль көннәрендә Болгарда оештырыла. Аның кысаларында Ураза гаете көнне – 28 июльдә Ак мәчет каршында «Art-Мәдхия» мөнәҗәтләр, бәетләр һәм нәшитләр фестивале үтәчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International