Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
ГТО нормалары кайтачак
2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан ГТО нормаларын сынап караучы төбәкләр исемлегенә кертелгән.
ГТО нормаларын укучылар агымдагы елның 1 сентябреннән башлап тапшыра башлаячаклар. Комплекс 11 яшь төркемен (6–70 яшькәчә) үз эченә ала һәм өч этапта тормышка ашыруны максат итә. Беренче этап – 2014-2015 еллар – мәгариф учреждениеләре өчен булса, 2017 елдан инде барлык теләүчеләр дә әлеге нормаларны тапшыра алачак. Укучыларны нормативларның яңа челтәре көтә. Дөрес, яңа комплекста кагыйдәләр сизелерлек үзгәргән. Элеккеге, Советлар Союзы вакытындагылардан турникта тартылу, сикерү, чаңгыда йөгерү һәм туристик поход сакланып калган. Ә менә яңаларына йөгерү, йөзү кебекләр кертелгән.
- Әлеге комплекс Советлар Союзы вакытында 1931-1991 елларда гамәлдә иде, - ди газетабызның җәмәгать корреспонденты Җәүдәт Хәйруллин. – Элек нормативларны 10-60 яшьлек гражданнар тапшырып килде. Һәм ул вакытта сәламәт, физик яктан көчле яшьләр күбрәк иде. Хәзерге буын өчен дә ГТО нормаларын кертүләре бик дөрес. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше һәр буын өчен кулай булырга тиеш.
Мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” нормалары хакында әлегә рәсми хат юк икән.
- Әлеге яңалыктан хәбәрдар, проекты белән таныш һәм нигездә аны хуплыйм, - ди идарә методисты Наталья Хәмидуллина. – Илдә бу проект буенча эшләүче төбәкләр бар инде. Мин, шәхсән, ГТО нормалары ирекле булырга тиеш дип саныйм. Соңгы елларда укучылар арасында аллергия, шикәр диабеты, астма белән авыручылар арта. Гомумән, балаларның сәламәтлекләре бик үк яхшы булмавы сер түгел. Бу балалар физикультураны җиңеләйтелгән формада узалар, әлеге категория укучылар өчен программа үзгә булырга тиештер дип саныйм.
Совет заманнарында ГТО нормативларын тапшыру укучыларның перспективаларына берничек тә йогынты ясамаган. Ә менә хәзер физкультура институтларына укырга кергәндә аларның нәтиҗәләре өстенлек бирергә мөмкин икән.
- Ярар, укучыларны әлеге нормаларны бирдерергә мәҗбү итәрләр дә, ә эшче коллективларны ничек тартырга?- ди бер танышым. – Сезонга бер тапкыр уздырылучы чаңгы ярышларына да коллективларны тулысынча алып чыгып булмый. Ә бит монда спортның ничә төре буенча көч сынарга туры киләчәк.
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә әйтүләренчә, район мәктәпләре укучылары ГТО нормалары буенча эшләргә тулысынча әзер.
- Районда балаларның 80 проценты әзер разрядчылар, - ди бүлек начальнигы Әнәс Нәбиуллин. – Шуңа күрә безнең район өчен ГТО нормалары әлләни зур яңалык булмаячак. Һәм без моңа әзер. Районда спорт-сәламәтләндерү учреҗдениеләрендә бу нормалар рәсми рәвештә булмаган килеш тапшырыла иде инде. Нормаларның бернинди авырлыгы юк. Нәтиҗәләр аттестатка төшәчәк һәм күрсәткечләр нигезендә ГТО значоклары биреләчәк. Ә бу дәрәҗәләр – алтын, көмеш һәм бронза значоклар вузларга укырга кергәндә үз плюсын бирәчәк.
Уку елы башыннан әлеге яңалык мәктәп укучыларына кагылса, моңа хезмәт коллективлары да әзер булып торырга тиеш. Проект авторлары фикеренчә, 2017 елдан башлап ил халкы массакүләм рәвештә йөгерә һәм сикерә башларга мөмкин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Нурлат боксчылары Отрадныйда СВО катнашкан сугышчылар истәлегенә уздырылган турнирда өч медаль яулады
Виктор Мякишев исемендәге клубта шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башлана
2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак
Торак тирәсендә янучан материалларны җыештыру: янгыннарны профилактикалау кагыйдәләре
Янучан материалларны даими җыештыру - йортның янгын куркынычсызлыгы нигезе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз