Бикүле авылында зиратларны чистарталар

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Бикүле авылы зиратларында янә эш кайный, бу юлы авыл халкы зират территорияләрендәге биек үләннәрне чабу белән мәшгуль, эшләрне Гает бәйрәменә кадәр төгәлләргә исәплиләр. Зиратларның төзеклеге һәм андагы тәртип мәчет картлары һәм авыл җирлеге башкарма комитетының даими контролендә, бу эшләрдә дә алар башлап йөргән. Авылда өч зират исәпләнә, аның икесе авыл территориясендә булса, берсе читтәрәк урнашкан. Җирлектә алга таба зиратларның коймаларын тимердән тотарга дип тә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International