Соцпакет белән тынычрак булачак

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Киләсе елга социаль хезмәтләр җыелмасын сайларгамы, әллә аның акчалата эквивалентынмы – ташламага ия гражданнарга 1 октябрьгә кадәр шундый карар кабул итәргә кирәк. Социаль хезмәтләр җыелмасы, ягъни социаль пакет , үз эченә табиб (фельдшер) рецептлары буенча тиешле дарулар белән бушлай тәэмин итү, медицина күрсәтмәләре булганда санатор-курорт дәвалавына юллама һәм шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалау урынына шәһәрара транспортта бушлай барып кайтуны үз эченә ала.
- Гражданнарның ташламалы категориясе социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акчалата түләүләр алырга хокуклы, - ди Пенсия фондының Нурлат районындагы идарәсе начальнигы Рушания Шакирова. – Соцпакеттан баш тарту өчен, ташламага ия кешегә Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма мондый карар кабул иткәнче ел дәвамында кыйммәтле дәвалау, дару препаратлары кирәкмәсме, дип яхшылап уйларга киңәш итәбез. Безнең практикада социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан гражданнар авыр хәлдә калган очраклар да аз түгел. Мәсәлән, гомуми авыруга ия инвалид социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып язылган гаризасы нигезендә ай саен акчалата түләү алып барган. 2013нче елның ноябрендә ул Пенсия фондына яңадан социаль хезмәтләр җыелмасын кайтаруларын сорап мөрәҗәгать итте, чөнки аңа кыйммәтле дәвалау билгеләнгән, тик соцпакеттан баш тартуы сәбәпле, аңа даруларны түләп алырга туры киләчәк. 2014 елга гариза бирү срогы тәмамланган (закон нигезендә срок агымдагы елның 1 октябренә кадәр билгеләнә). Бу очракта ташламага ия кеше соцпакетны бары тик 2015нче елда кире кайтаруга гына гариза бирә ала. Социаль хезмәтләр җыелмасын кире кайтару турында гариза белән шәхсән үзең яки законлы вәкилең аша Пенсия фонды идарәсенә я ки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. Гаризаны Пенсия фондына почта аша да юлларга мөмкин. Шәхсән мөрәҗәгать иткәндә, үзең белән бары паспортың
булу да җитә. Почта аша җибәргәндә, гариза бирүченең имзасы закон тәртибендә расланган булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International