Нурлат сабыйлары әниләрен кунакка җыйды

2014 елның 28 ноябре, җомга
Бу көннәрдә районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Әниләр көненә багышланган чаралар үтә.
Кичә, 27 ноябрьдә, “Чык тамчысы” балалар бакчасында да балалар үз әниләрен котладылар. Һәр төркем үзләренең иң яраткан, иң кадерле кешеләре өчен күңелле җырлар, биюләр һәм шигырьләр, сәхнә күренешләре  әзерләгән.   Бәйрәмдә әниләргә дә тик торырга туры килмәде, алар уеннарда катнаштылар, бәйгеләрдә үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бакча балалары әзерләгән “Минем әнием” рәсемнәр күргәзмәсе дә әниләрдә зур кызыксыну уятты.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International