ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген, 14 декабрьдә район башлыгы Равил Кузюров районда һәм шәһәрдәге берничә төзелеш объектында булып, алардагы эшләрне карап чыкты.

13
декабрь, 2014 ел
шимбә
Бу көннәрдә Нурлат шикәр заводында татлы тамыр эшкәртүне төгәлләделәр. Завод директоры Игорь Сагайдак әйтүенчә, быел завод 162 мең тонна шикәр чөгендере эшкәрткән, 21 мең тонна шикәр комы җитештергән. Башка еллардан аермалы буларак, быел шикәр заводында шикәр кайнату сезоны күпкә кыскарак булды. Моны нигездә чималның азрак булуы белән бәйләсәләр дә, җәйдән үткәрелгән зур реконструкция эшләренең нәтиҗәсе дә булуы бәхәссез. 

Бүген, 13 декабрьдә, район Советының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлегенең район комиссиясе утырышы үтте. 

12
декабрь, 2014 ел
җомга
 Бу көннәрдә район хуҗалыкларында тәүлегенә 75 тоннадан артыграк сөт савалар,  бер сыерга тәүлеклек савым  10,8 литр тәшкил итә (республикада – 10,7 литр). Районда исә  6988 баш савым сыер исәпләнә. 

Кичә Бикүле төп гомуми белем мәктәбендә  Россиядә 4–12 декабрьдә игълан ителгән “Код сәгате” акциясе кысаларында кызыклы дәрес үткәрелде. Әлеге бердәм дәрестә 8-9 сыйныф укучылары катнашты.  Дәрес башында укучылар белән  “ Көндәлек тормышта мәгълүмати технологияләр”  темасы буенча әңгәмә үткәрелде, соңрак IТ-белгечлекләр, аларның бүгенге тормыш өчен актуальлеге турында фикер алышулар булды.   Дәрес кысаларында укучылар тәкъдим ителгән сайттан видео карадылар, бу материал буенча фикер алыштылар. 8 нче сыйныф укучылары Илгиз Мөхәммәтҗанов белән Фаиз  Камалетдиновның мәгълүмати технологияләр турындагы чыгышларын тыңладылар. 

11 декабрьдә Казанда республиканың балалар-үсмерләр спорт мәктәбләре, балалар-үсмерләрнең Олимпия резервы спорт мәктәпләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булып үтте.
“Дуслык” газетасына ташлмалы бәядән язылу декадасы тәмамланырга нибары өч көн калды. Шуңа да мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, почтага яки редакциянең реклама бүлегенә кереп, район газетасына 403 сум 74 тиеннән язылып калыгыз!  
Иртәгә районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, район хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре Казанның Агрәсәнәгать паркында үтүче ярминкәдә катнашып, башкала халкына  үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Нурлатлылар бу елда  Казан ярминкәсендә тагын бер кат катнашачаклар. 
Бүген Россиядә Конституция көне билгеләп үтелә. Россиянең төп Законы  1993нче елда кабул ителә. Бу көн Россиядә ял көне булмаса да, бәйрәм уңаеннан районның мәдәни һәм белем бирү учреждениеләрендә төрле чаралар үтә. 

11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 11 декабрьдә, Бөгелмәдә физика һәм математика укытучыларының республика форумы үтте. Анда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Маняпов җитәкчелегендә делегация катнашты. Нурлатлылар пленар утырыштан тыш ачык дәресләрдә һәм мастер-классларда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International