Нурлат спорт мәктәбе Татарстанда иң яхшылар сафында

2014 елның 12 декабре, җомга
11 декабрьдә Казанда республиканың балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре, балалар-үсмерләрнең Олимпия резервы спорт мәктәпләре җитәкчеләренең киңәшмәсе булып үтте.
Анда спорт мәктәпләренең 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә планнары каралды. Киңәшмәдә Нурлатның Г.Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Фәнил Шайнуллин һәм аның урынбасары Румия Фәтхетдинова катнаштылар. Зур сөйләшүдән соң, иң яхшы мәктәпләрне тәбрикләү булды. Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Нурлат спорт мәктәбенә, ТР ДЮСШлары арасында укыту-тәрбия эшен иң яхшы оештыру республика смотр-конкурсында II урын алулары белән котлап Диплом тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International