Юл хәрәкәте иминлеге хакында сөйләштеләр

2014 елның 13 декабре, шимбә
Бүген, 13 декабрьдә, район Советының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлегенең район комиссиясе утырышы үтте. Утырыш район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә узды. Анда район һәм шәһәр территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрен киметү буенча чаралар хакында сөйләштеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясе рәисе Әсхат Габдуллин, ЮХИДИ начальнигы Рөстәм Гарипов доклад белән чыгыш ясадылар. Район башлыгы Равил Кузюров тиешле оешмаларга булган мәсьәләләрне хәл итәргә кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International