Язгы чәчү тау артында түгел

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Район хуҗалыкларында быелгы язгы  чәчү кампаниясенә 323 трактор, 108ләп чәчкеч, 14 чәчү комплексы һәм башка туфрак эшкәртүче техниканы җәлеп итү күздә тотыла.   Техниканы язгы чәчүгә әзерләү буенча “Агромир” (элеккеге “Агро-Развитие”) хуҗалыгы өлгергәнлек күрсәтә, биредә барлык чәчү техникасының 70 процентлабы әзер. Шулай ук “Южная”  һәм “ИРС”та да җанлылык сизелә, акрынлап башка хуҗалыклар да ремонт эшләрен башлап килә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International