ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Мәдәният сараенда 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар  буенча  медсовет утырышы узды. Медсовет утырышында сәламәтлекне саклау министрлыгы вәкиле Рафик Батыршин катнашты.

Ел икътисадый кыен дип саналса да, Яңа Иглай авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкны үстерергә теләүчеләр кимеми. Ел башыннан биредә өченче кеше инде ЛПХ үстерүгә ташламалы кредит ала.

 

 

Росссия МВДсының Нурлат районы бүлегендә “Батырлык атналыгы” акциясе узды.

“Ел хатын-кызы” республика конкурсының Алексеевскида үткән зона турында районнан 4 конкурсант катнашты һәм өчесе дипломант булып кайтты. Ә “Ел хатын-кызы. Мәдәният һәм рухилык” номинациядә чыгыш ясаган коллегабыз–“Нурлат” ТРКсы директоры урынбасары Зөлфия Галиуллина лауреат исеменә лаек булып конкурсның  республика турына үтте. 

Бу көннәрдә “Татарстан почтасы” “Бөтенроссия әбунәче ункөнлеге” игълан итә һәм  федераль, республика һәм район басмаларына ташламалы бәяләрдән язылу мөмкинлеге бирә. Ункөнлек вакытында сез “Дуслык”(“Дружба”, “Туслах”) газетасына киләсе яртыеллыкка 413,40 сумнан языла аласыз. Газетага барлык почта бүлекчәләрендә, редакциянең реклама бүлегендә һәм хат ташучылар аша язылырга мөмкин. Форсатны кулдан ычкындырмагыз!

 

Нурлат чаңгычылары Андрей Сираҗетдинов һәм Радик Ибраһимов Идел буе-Урал беренчелегендә катнашып кайттылар. 


23
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Ватан сакчысы көненә багышланган тантаналы чарада районның 10 Бөек Ватан сугышы ветераннары юбилей медальләре белән бүләкләнде. Җиңүнең 70-еллыгына багышланган бүләкләрне район башлыгы Равиль Кузюров тапшырды, шунда ук 100гә якын сугышчы-әфганчы да РФ Саклану министрлыгының медальләре бүләкләренә лаек булды.


22
февраль, 2015 ел
якшәмбе
ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТ РАЙОНЫ ҺӘМ ШӘҺӘРЕ ХАЛКЫ! Сезне барчагызны да сугышчан батырлык, намуслылык һәм кыюлык бәйрәме – Ватан сакчылары көне белән котлыйм!

20
февраль, 2015 ел
җомга
Иртәгә, 21 февральдә, район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендәге делегация Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада к атнаша. 
Бүген, 20 февральдә, Нурлатка дустанә һәм эшлекле визит белән Төркия кунаклары – Җәйһан тугандаш-шәһәрнең мэры Алемдар Озтюрк һәм авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче OZALSAN компаниясенең хуҗасы, генераль директоры Озджан Озал килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International