ПРЕЗИДЕНТ ХОЗУРЫНДА

2015 елның 20 феврале, җомга
Иртәгә, 21 февральдә, район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендәге делегация Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада к атнаша. ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узачак чарага Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары, тыл хезмәтчәннәре чакырулы. Чарада Бикколдан Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тыл хезмәтчәне Минһади Фәхретдинов та барачак. Бу көнне аңа республикада беренчеләрдән булып Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International