Район башлыгы Равиль Кузюров нурлатлыларны Ватан сакчылары көне белән котлый

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТ РАЙОНЫ ҺӘМ ШӘҺӘРЕ ХАЛКЫ! Сезне барчагызны да сугышчан батырлык, намуслылык һәм кыюлык бәйрәме – Ватан сакчылары көне белән котлыйм!
Бу – гомерен фидакарь хезмәткә багышлаган, Бөек Ватан сугышында Ватанны саклар өчен яу кырында үзен аямаган, Әфганстанда, Чечняда һәм башка локаль сугышчан конфликтларда катнашкан чын ир-егетләр бәйрәме.
Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан без фронтовикларның батырлыкларын хөрмәт белән искә алабыз. Кораллы Көчләр ветераннарына, запастагы офицерларга, бәйрәм көнне дә сугышчан бурычын үтәүдә булган сроклы хезмәттәгеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. Ватанны саклау гомер-гомергә ир-атларның изге бурычы булды. Һәм безнең һәркайсыбыз, иң элек, үз гаиләсен саклауы. Бу матур бәйрәм көнне һәммәгезгә дә иминлек, эшегездә һәм хәрби хезмәтегездә зур уңышлар, бәхет, сәламәтлек, бетмәс энергия һәм киләчәк көнгә ышаныч телим.
Гаиләләрегездә тынычлык, тигезлек булсын!

Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International