Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Нурлат массакүләм мәгълүмат чаралары да үзенчәлекле бүләк ясадылар. “Нурлат” телевидениесе “ Тыл шәһәре тарихы” дигән видеофильм тәкъдим итсә, редакция районның “Ветеран» китабын басмага әзерләде. 1800 данәдә бастырылган китап бәйрәм көннәрендә сугышта катнашучыларга һәм тыл ветераннарына таратылды.