Дуслык йортында ишек ябылмый

2015 елның 14 июле, сишәмбе
Нурлатлылар кул эшләре күргәзмәсен карый, китап күргәзмәсе белән таныша, балалар кинофильм карарга ашыга, җирле артистлар концертка әзерләнә, ә “Ышаныч” үзәгенә йөрүчеләр дәвалау сеанслары алалар. Нурлат Халыклар дуслыгы йортында бүген ачык ишекләр көне әнә шундый җанлылык белән бара.
–Бирегә еш киләм,–ди шәһәрнең 3 мәктәбе укучысы Даша Исаева.–Бүген кино карарга авылдан кунакка килгән дустымны да алып килдем.
Ә “Ышаныч” медик-педагогик- психологик үзәк хезмәткәрләре Диана Нуриева һәм Александр Орехов нәниләрне дөрес суларга өйрәтәләр, аларга компьютер диагностикасы үткәрәләр.
–Бездән көне буе кеше өзелми, китапханәгә дә киләләр, спортзалга да,–ди Дуслык йорты директоры Роза Сафина.– Планыбызда бик матур чаралар бар, диаспоралар да активлар. Һәрхәлдә, үзәк халык өчен хезмәт күрсәтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International