Һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз.
Бу бәйрәм басулар һәм фермалар хезмәтчәннәрен, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, кооперативларда эшләүчеләрне, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларны берләштерә. Сез үз язмышыгызны дөньядагы иң игелекле һөнәр белән бәйләп, районда игенчелек һәм терлекчелектә яшәп килүче матур хезмәт традицияләрен дәвам иттерәсез, үзегезнең көндәлек фидакарь хезмәтегез белән районның агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш кертәсез. Быел район игенчеләре республикада беренче булып урып-җыю эшләрен тәмамладылар, уртак хезмәт белән башка культуралардан да мул уңыш җыеп алынды. Районда кооперация перспективалы юнәлешләрнең берсе буларак карала, терлекчелек тармагы, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсештә.
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Бәйрәм уңаеннан барчагызга да җиргә булган саекмас мәхәббәтегез, һөнәрегезгә тугрылылыгыз өчен рәхмәтләремне белдерәм. Бар гомерләрен киеренке авыл хезмәтенә багышлаган ветераннарга исә аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләремне җиткерәсем килә, саулык-сәламәтлек, озын гомер сезгә! Барыгызга да бәхет, күңел җылысы, гаиләләрегездә муллык, иминлек, барлык башлангычларыгызда һәм район үсеше хакына игелекле хезмәтегездә уңышлар телим.
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.