Нурлатлылар Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Нурлат Балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучылары Рөстәм Хәсәнов, Алсу Сафина, Ольга Гришина һәм Азат Зартдинов "Призвание" I Бөтенроссия бәйгесендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булганнар. Алар бәйгедә концертмейстерлар Алена Стрельникова һәм Валентина Бадина белән чыгыш ясаганнар. Конкурста Россия һәм Татарстанның эре шәһәрләреннән балалар музыка мәктәпләре, һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International