“Уңыш балалар хыялыннан башлана” – Нурлат районының кикбоксинг буенча Беренчелеге кысаларындагы Единоборстволар фестивале быел шундый шигарь астында уза. Анда Нурлатның яшь спортчылары белән бергә Ульян, Самара өлкәләре һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогыннан укучылар катнаша.