ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

25 ноябрь көнне Болгар шәһәрендәге “Дулкын” бассейнында йөзү буенча районара ярышлар үтте. Анда Нурлатның Галимҗан Хөсәенов исемендәге

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары да актив катнашты һәм призлы урыннар яулады.

Халыклар дуслыгы йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты гадәттәгечә сәхнәдә түгел, ә фойеда узды. Аны барлык кунаклар һәм тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иткән зур чәчәкләр бизәде.

25 ноябрьдә «Триумф” спорт компексында “ТР БТИ” АҖ Спартакиадасы үтте. Анда нурлатлылар да катнашып, призлы урын яуладылар.

6 декабрьдә 18:00дә Нурлатның Мәдәният сараенда Татарстан Республикасының “Болгар” хәйрия фонды, Нурлат якташлар җәмгыяте һәм Бөтендәнья Татар Конгрессының Казан бүлекчәсе ярдәме белән хәйрия концерты узачак.


25
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшмәкәрлек эшчәнлегенең аерым төрләре буенча эш башлаулары турында уведомлениеләрне Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә, шулай ук Нурлат шәһәрендәге дәүләти хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәккә тапшыра алалар.

Бүгенге көндә киң таралыш алган кредит карталары асылда кредит килешүе төзүгә тиң. Һәм үзәк белгечләре алар белән эш иткәндә кагыйдәләрне истә тотып сак эш итәргә киңәш бирәләр.

Роспотребнадзор гражданнарны кызамыктан саклаучы бердәнбер чара вакцинация һәм чит илләргә чыкканда моны истә тотарга кирәклеге турында кисәтә.

Гаҗəеп һəм игелекле бəйрəм уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген шәһәр Мәдәният сараеның кече залында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәләтле баянчы Тәлгать Сәфәргалиевич Бадыйгинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте. Юбилярны район башлыгы

Алмаз Әхмәтшин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов котлады.

Бүген нурлатлылар район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә “Казан” агросәнәгать паркында үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, авыл җирлекләре белән бергә шәхси ярдәмче хуҗалыклар да киң ассортиментта продукция тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International