Бүген, 27 ноябрьдә, Нурлатта район мәчетләре каршындагы курслар укытучылары өчен “Белем - бәхеткә юл” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте.
“Ныклы гаилә – балаларны социализацияләү нигезе” темасына конференция Халыклар дуслыгы йортында оештырылган иде, анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән ата-аналар комитетлары вәкилләре катнашты.
Реконструкция эшләре чорында Карл Маркс урамының Гыйматдинов урамыннан Мәктәп урамына кадәрге участогында хәрәкәт ике яклы итеп үзгәртеләчәк.
Шул көннәрдә Балык Бистәсендә “Татарстан – яңа гасыр” “Татарстан – новый век” иҗтимагый хәрәкәте Кубогына спорт ветераннары арасында үткән традицион ярышларның финал этабында Нурлат командасы өченче урынга лаек булды.
2019 елның 19-21 мартында Казанда энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак.
24 ноябрь көнне Галимҗан Хөсәенов исемендәе Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары Алексеевск поселогында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин призларына билбау көрәше буенча респубика турнирында катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар.
Шимбә, 1 декабрьдә, Халыкар дуслыгы йортында 14.00 сәгатьтә Татарстан эзтабарлары һәм аларның остазы – Бөек Ватан сугышы мемориалы мөдире Михаил Черепанов катнашында Хәтер Вахтасы узачак.
Кичә, 25 ноябрьдә Нурлатта яшәүче Фатыйма Хәйрулла кызы Газизова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүгеннән “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә гражданнарны шәхси кабул итү атналагы башланып китте. Традиция буенча, бердәмросслар мондый атналыкны ел саен партиянең 1 декабрьдә билгеләп үтелә торган туган көне уңаеннан оештыралар.
Бүген Нурлат гимназиясе базасында республика фәнни-гамәли конференциясе үтә. Семнарда республиканың 13 районыннан 130лап фән укытучысы һәм мәгариф бүлекләре белгечләре катнаша.