Бүген нурлатлылар район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә “Казан” агросәнәгать паркында үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, авыл җирлекләре белән бергә шәхси ярдәмче хуҗалыклар да киң ассортиментта продукция тәкъдим иттеләр.