Бүген Болгар шәһәрендә ТР дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре өчен “Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәлелек белән идарә итү” программасы буенча укулар башланып китте. Анда Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин да катнаша.
Бүген балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Анда комиссия рәисе Эльмира Шагаева җитәкчелегендә мөһим мәсьәләләр каралды.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утыршы узды.
Бүген тыл хезмәтчәне Вера Константиновна Хворостьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә “Яшә, чишмә, яшә” һәм #чишмәләрне саклыйк бәйгеләренә йомгак ясалды.
Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең самбо буенча тренеры Рафаэль Билданов “Тренерлык дебюты” республика конкурсында икенче урынга лаек булды.
Районда рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, хезмәт хакын “конверт“та бирүчеләрне ачыклау буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә эш бирүчеләр эшчеләре белән барлыгы 929 килешү төзегән.
Районда традиция рәвешендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган декада үтәчәк. Ул игътибарны алар көнкүрештә очраша торган авырлыкларга юнәлтергә һәм киңкырлы ярдәм күрсәтергә югәлтелгән.
Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыятенең Нурлат бүлеге үз алдына мөмкинлекләре чикле кешеләрнең сәламәтлекләрен саклау һәм яхшырту, тормыш сыйфатларын күтәрү өчен шартлар булдыру, аларга игътибар бирү һәм кайгыртуны максат итеп куя.