2017 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымын түләр өчен санаулы көннәр калып бара.
26 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча кайнар линия эшли. Кайнар линия телефоннары: 8(84345) 2-08-83. 2-05-38, 2-05-13.
Районара күзәтчелек бүлеге ВДПОның Нурлат участогы һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә 2015-2018 елларда 96 күпбалалы һәм 25 имин булмаган гаилә яши торган торакларга янгын турында автоном хәбәр биргечләр урнаштырдылар.
Бүген, 1 декабрьдә, “Бердәм Россия” оешуга 17 ел. Гадәт буенча, бу уңайдан бердәмросслар гражданнарны каубл итүләр уздыралар.
Бүген Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге Нурлат урамында машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча «Тоннель» операциясе уздырды.
Бүген Казан шәһәрендә “Нурлат-информ” коллективына “Киләчәккә юллама” республика видеоэшләр бәйгесендә җиңү өчен диплом тапшырылды.
Бүген Нурлатта җылылык челтәрләре предприятиесе базасында электромонтерлар арасында һөнәри осталык конкурсы узды.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә район башлыгы урынбасары, район Советы депутаты Ильяс Әхмәтҗанов кабул итү үткәрде.
Бүген Нурлатта җылылык челтәрләре предприятиесе базасында электромонтерлар арасында һөнәри осталык конкурсы үтә. Анда республиканың 14 районыннан 16 электромонтер катнаша.
4 декабрь көнне 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Нурлатта балигъ булмаган балалары булган һәм әти-әниләрнең берсе алиментлар түләүдән качып йөрүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча Бердәм көн узачак.