Нурлат тренеры республикада икенче булды

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең самбо буенча тренеры Рафаэль Билданов “Тренерлык дебюты” республика конкурсында икенче урынга лаек булды. Тренер-укытучы бәйгенең читтән торып үткәрелгән турын уңышлы үтеп, финалга чыгу хокукын яулаган. Финалда ул “Мин һәм минем һөнәрем” иҗади тәкъдир итүен күрсәткән, самбо буенча “Спорт ярышы”н узган, укыту-тренировкалау дәресе фрагментын күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International