Истәлекле дата – Ватан Геройлары көне алдыннан Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чара үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева ачып җибәрде. Чара бүләкләүләр һәм Самара өлкәсенең Кинель-Черкассы авылыннан «Возрождение» вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы белән дәвам итте.