Нурлат шәһәре һәм районы халкы өчен “Күңелле Яңа ел” яңа ел костюмнары бәйгесе игълан ителә. Анда төрле яшь категорияләрендә балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары катнаша ала. Бәйгенең төп шарты – оригиналь костюм әзерләү.