Бүген Ерепкино авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, сугыш ветераны толы Федора Дементьевна Демьянова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан “Чыршыкай” балалар бакчасы сабыйлары янына “ТатРИТЭКнефть”нең генераль директоры Николай Нефедов килде. Ул балалар бакчасына музыкаль үзәк, ә предприятиенең профком рәисе Гүзәл Әһлиуллина уенчыклар бүләк иттеләр.
Бүген Нурлат районы Советында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең утырышы үтте. Анда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов алып барды.
Бүген, 13 декабрьдә, Нурлат районының хокук бозуларны профилактикалау бенча ведомствоара комиссиясе һәм террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышы үтте.
Нурлатта Россия Конституциясе көненә багышланган чараларның дәвамы “Брейн-ринг” интеллектуаль уены үтте. Чарада 6 команда катнашты. Финалга спорт мәктәпләренең “Оптимистлар”, “Нурлатнефть” НГДУсының «Константа» һәм мәгариф бүлегенең «Фәнни гарем” командалары чыкты. Җиңүчеләр мәгариф бүлеге командасы булды.
Бүген, 13 декабрьдә, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының чираттагы 30нчы сессиясе үтте.
Чәршәмбе көнне “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә 14 яшьләре тулган 6 укучыга Россия Федерациясе гражданы паспорты бирелде. Әлеге вакыйга Россия Конституциясе көненә багышлап һәм “Ныклы гаилә” партия проекты кысаларында үтте.
12 декабрьдә “Бердәм Росия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды.
"Ныклы гаилә» проекты кысаларында 2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең яшь кешеләренә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасында катнаштылар.
Нурлатның “Яшь гвардия” оешмасы әгъзалары Россия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан халык арасында РФ Конституциясе турындагы белемнәрне сынауга багышланган экспресс-викторина үткәрделәр.