Бүген Ерепкино авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, сугыш ветераны толы Федора Дементьевна Демьянова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Шагаева котлап, РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән теләкләрен җиткерде.