Иң беренче чиратта бүләкләрне оешкан сәүдә итү урыннарында (кибетләр, супермаркетлар, рәсми базарлар) сатып алырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасының Нурлат, Аксубай районнарындагы Гигиена һәм эпидемиология үзәге” ФБУЗында.
“Дуслык” район газетасы 17 декабрьдән 2019 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында призлы Яңа ел әбунәсен игълан итә. Язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз!
Бүген “Спорт” паркында боз шугалагы тантаналы ачылды. Чарада нурлатлыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов сәламләде һәм тиздән биредә Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан күңел ачу мәйданчыклары, сәүдә ноктлары ачылачагын хәбәр итте. Шунда ук шугалакта “Ледок” спорт мәктәбе укучылары һәм тренерлары арасында беренче хоккей матчы да үтте.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан игълан иткән “Мин дөньяны ничек күрәм” рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее хезмәткәрләре Рәсимә Камалетдинова белән Лилия Алемасова бүген Татарстан Республикасы Милли музееның “Музей базары” Яңа ел бүләкләре ярминкәсендә катнашалар.
Бүген, 14 декабрьдә, Фома авыында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәлимә Мирзаҗан кызы Кыямовага 90 яшь тулды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов өенә барып котлады.
Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге директоры Лилия Шакирова “РФның иң яхшы җитәкчеләре” Бөтенроссия бәйгесендә катнаша. Тавыш бирү 7 декабрьдән http://ДеловаяВизитка.РФ сайтында бара.
Бүген, 14 декабрьдә Мәдәният сарае базасында коммерциячел булмаган социаль оешмалар вәкилләре өчен гамәли-ориентлашкан семинар үтте.
Бүген, 14 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы үтте. Нурлатлылар анда видеоэлемтә режимында катнаштылар.
Халыклар дуслыгы йорты район һәм шәһәр халкы арасында “Этноуенчык” чыршы уенчыклары бәйгесе игълан итә. Анда төрле яшь категорияләрендә балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары катнаша ала.