Бүген нурлатлылар видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында катнаштылар. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында үтте.
13 декабрьдән 15енә кадәр Бөгелмә шәһәрендә үткән кикбоксинг буенча чемпионат һәм беренчелектә Нурлатның Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар.
Шушы көннәрдә Нурлат район дәүләт ветеринария берләшмәсендә терлек һәм кош-корт сатып алучылар һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар катнашында киңәшмә узды.
Кичәгедән Нурлатта чыршы базарлары эшли башлды. Әлегә “урман чибәркәйләрен” шәһәрнең төрле микрорайоннарында урнашкан 6 сәүдә ноктасында сатып алырга мөмкин.
Кичә “Дуслык” район газетасы үз укучылары өчен Каравыл Тавында әбунәче көне оештырды.
Яңа елдан Нурлатта яшәүче 13062 эшлләмәүче пенсионерның пенсияләре артачак. Аларның күләме пенсиянең күләменә бәйле булачак. Уртача ул 1 мең сум тәшкил итә.
Нурлатның коммуналь хезмәткәрләре кышкы сезонга ныклап әзерләнгән. Аларда 13 данә техника, шул исәптән яңа «Амкодор», МТЗ, КамАЗ-үзбушаткыч бар.
Бүген Нурлатта район яшьармиячеләренең беренче слеты үтте. Слетта елга нәтиҗәләр ясалды, максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Чара бүләкләү тантанасы белән төгәлләнде.
Нурлат мәктәпләре укчылары бу атнада Болгар шәһәрендә үткән Кэс-баскет Мәктәп баскетбол лигасының зона этабында катнаштылар. Районны анда шәһәр гимназиясе һәм 2нче мәктәп егет-кызлары тәкъдим итте.
Кичә Нурлат аграр техникумы делегациясе техникум директоры Ранас Нотфуллин җитәкчелегендә DigitalSkills2018 тармак чемпионатының эшлекле программасында катнашты.