Тагын бер иҗади конкурс

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Безнең барыбыз да Кыш Бабайдан бүләкләр һәм котлаулар көтә. Әйдәгез, аның үзен дә Яңа ел бәйрәме белән котлыйк!

Районда иң үзенчәлекле һәм кызыклы котлауга “Кыш Бабай, син – иң яхшысы!” дигән иҗади конкурс игълан ителә. Анда һәркем катнаша ала. Кыш Бабай исеменә котлаулар белән хат язарга гына кирәк. Шигырьләр булса да ярый. Хатларны “Спорт” паркында Шәһәр чыршысын ачканда кабул итәчәкләр. Аларны шулай ук 10 гыйнварга кадәр җирлекара үзәк китапханәнең Nurlat.CB@tatar.ru электрон адресына да юлларга мөмкин. Нәтиҗәләр 14 гыйнварда билгеле булачак. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар, татлы бүләкләр һәм сувенирлар алачак. Иң яхшы хатлар районның рәсми сайтында басылып чыгачак.

Положение.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International