“Дуслык” скверы яңара

2018 елның 21 декабре, җомга

Шикәрчеләр микрорайонында урнашкан “Дуслык” скверы нәниләрнең иң яраткан ял итү урынына әверелде: шул көннәрдә биредә алар өчен “Балалар һәм җәнлекләр” дип аталган тематик уен мәйданчыгы пәйда булды.

– Дүрт ел элек сквер ачылган вакытта бирегә өч таган куелган иде, шуннан бирле әлеге участокны төзекләндерү, балалар өчен уен комплексы урнаштыру хыялы белән яшәдек, – дип фикерләре белән уртаклашты 1нче “Шикәр заводы” ТОСы рәисе Татьяна Фадеева. – Һәм менә быел февральдә “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” конкурсында 2нче урын яулап, 500 мең сум грант откач, идеяләребезне тормышка ашырырга мөмкинлек туды.

Мөгезборын-таган, крокодил һәм елан сыйфатындагы эскәмияләр, чын йортка охшаш таучык ачык төсләре белән ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора, һәм кышкы салкын көннәр торуга да карамастан, биредә зур җанлылык хөкем сөрә.

– Конструкцияләрне грант акчаларының 270 мең сумына урнаштырдык. Калган чараларны шикәрчеләр микрорайонындагы җәяүлеләр кичүен төзекләндерүгә һәм стадионнан шәһәрнең өченче мәктәбенә кадәр тротуар төзелешенә тотачакбыз. Эшләрне яз көне башларга уйлыйбыз, – дип планнары белән уртаклашты Татьяна Зиновьевна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International