Яңа ел район конкурсына авыл җирлекләре дә актив кушылды

2018 елның 28 декабре, җомга

Мамык авылының “Нефтьче” мәдәният йорты каршында, әйтерсең лә, Яңа ел патшалыгы хакимлек итә: 15 метрлы купшы чыршы тирәсендә кардан әвәләп куелган Кыш бабай белән Кар кызы фигуралары, бүрәнә боҗраларыннан ясалган эшләпәле Кар бабайлар инсталляциясе, “Өч дуңгыз” әкиятенең креатив геройлары бирегә килгән һәркемдә бәйрәм атмосферасы тудыра. 2019 ел хуҗасы – кардан ясалган дуңгызлар аеруча символик мәгънә алганнар. Менә аларның берсе кирпечләр өстендә үз сәгате сукканны көтеп утыра, ул да түгел, икенчесе быелгы ел символы эт янәшәсендә, һәм, ниһаять, өченчесе тәхеттән урын алган. Әкият геройларын шул рәвешле сурәтләү идеясен мамыклы Андрей Грызунов тәкъдим иткән, һәм, озак та үтми, аны бергәләп тормышка да ашырып куйганнар.

– Быел район буенча игълан ителгән конкурста да катнашабыз, әмма һәр Яңа елны шулай зурлап, мәдәният йорты тирәсен бизәп каршы алабыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Мамык авылы җирлеге башлыгы Валерий Рыжков. – Бу – авыл Советы, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы. Мәктәп коллективы һәм укучылары да бик теләп катнашалар. Әйтик, төп чыршыга эленгән уенчыклар – аларның хезмәт җимеше. Ә менә ел саен чыршыны алып кайту һәм иллюминация урнаштыруда “ТНП-Зүзәйнефть” җәмгыяте ярдәм күрсәтә. 8 метрлы баннерны да узган ел алар ясап биргәннәр иде. Җирле халык та читтә калмый: уртак эшләргә дә кушылалар, үзләренең йорт тирәләрен дә бизиләр. Мисал өчен, Ягуткиннар гаиләсе ел саен ел символына багышланган бик матур кар фигуралары әвәли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International