ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

2018 елда шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга 15 млн 142 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән.

Нурлат районында 26 авыл җирлеге бар, алар составына 82 торак пункт керә.

Нурлат районында 12050 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә.

Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 2018 елда 2000 тонна ит һәм 31 мең тонна сөт җитештерелгән. Эре мөгезле терлекләрнең саны арта.

Нурлат районында 63 гаилә фермасы исәпләнә. Шуларның 48е терлекчелек, 14е үсемлекчелек һәм 1се кошчылык белән шөгыльләнә.


5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Районда 8 нефть компаниясе үз эшчәнлеген алып бара.

2018 елга юл эшләре программасы буенча районда Нурлат-Кузайкино, Чистай-Аксубай-Нурлат төбәк әһәмиятендәге 7 километр юлда эшләр башкарылган.

2018 елда “Нурлат сөте” җәмгыяте Венгриядән 95 һәм Киров өлкәсеннән 190 баш голштин токымлы терлекләр сатып алды. Бу продукцияне арттырырга мөмкинлек биргән.

Яңа ел каникулларында Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе бассейнында барлык укучылар да түләүсез су коена ала.

Бүген Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә районның иң яшь футболчылары җыелды – биредә ике яшь категориясендә мини-футбол буенча ярышлар үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International